Ел саен, 6 июнь көнне Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә, ул шулай ук рус теле көне буларак билгеле. «Пушкин нон-стоп» республика акциясе кысаларында ,6 июнь көнне Юлбат авыл китапханә хезмәткәрләре Юлбат мәдәният йорты һәм Тенеки авыл клубы мөдирләре белән берлектә А.С.Пушкинның туган көненә багышланган «Пушкин әкиятләре» -кычкырып уку үткәрделәр. Уен формасында мөдирләр балаларны Пушкин биографиясе белән таныштырдылар, шагыйрь тормышыннан кызыклы һәм аз билгеле фактлар сөйлиләделәр. Катнашучыларга викторина тәкъдим ителде, анда алар үз белемнәрен тикшереп, танылган әсәрләрдән өзекләрне искә төшерә алдылар. Тематик китап күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар, анда Александр Сергеевичның шигырьләре һәм поэмалары, драма әсәрләре, әкиятләре , аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. Бөек рус шагыйренең әкиятләрен, шигырьләрен, повестьларын искә төшердек, чылбыр буенча кычкырып уку үткәрдек.
Мөдирләр барысын да бөек Пушкин көне - рус теле көне белән котладылар һәм балаларга һәрвакыт бер юлдан тайпылмыйча, мәрхәмәтлелек саклап, китаплар укып -безнең гүзәл телебезне саклауларын теләделәр.
Чара викторинада катнашучыларның барысын да бүләкләү белән тәмамланды.