«Бирнә җыю» -Сабантуйга бүләкләр җыю

2023 елның 3 июне, шимбә

Татарстанның төрле районнарында үз гореф-гадәтләре бар. Шуларның берсе- сабан бәйрәменә бүләкләр җыю - республиканың барлык почмакларында да сакланып калган. Бу гадәт буыннан-буынга күчә, авыл халкын берләштерә һәм яшьләргә гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтү үрнәге булып тора. 3 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авылдашларыбыз һәм җирлек башлыгы белән берлектә "Бирнә җыю" -Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдылар. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар Авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да традицион бүләкләр җыюда катнашырга чакырдылар. Егетләр, ир-атлар, малайлар урамнар буйлап тезелеп йөрделәр һәм   бөтен авылга ишетелерлек халык җырларын кычкырып җырладылар. Гармунның дәртле тавышына өйдән чыгып, авылда яшәүче һәркем биюгә кушылды.Авыл халкы үзләренең юмарт бүләкләрен, балаларга тәм - томнарын чыгардылар. Җылы сүзләр, иминлек, уңышлы ел теләкләре яңгырады. Бирнә җыючылар һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәтләрен белдерделәр, бәйрәм чарасына җәлеп итеп,  «Сабантуй-2023»кә чакырдылар. Күңелле, җыр-биюгә бай бәйрәм булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International