«Укулар беткәч»- иҗат-отчет концерты

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Яңа уку елына йомгак ясау, аны зур концерт белән тәмамлау, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективының күркәм традициясенә әверелде.

31 май көнне Юлбат мәдәният йортында балалар укытучылары белән бергә "Укулар беткәч"дип исемләнгән зур иҗат-отчет концерт программасы куйдылар. Үзләренең иң яхшы номерларын башкардылар, алар арасында музыкаль уен-коралларында, матур ансамбль , вокаль җырлау һәм төрле милләт биюләре дә бар иде. Концертны Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең барлык укытучылары хоры ачып җибәрде. Сәхнәдән яңгыраган шигырьләр, юмор, дәртле биюләр, балалар һәм укытучылар гына түгел, укучыларның әти-әниләре, балалар иҗаты үзәгеннән килгән кунаклар чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде.

  Концертта мәктәпнең иң кызыклы һәм якты вакыйгаларын, балаларның бер ел эчендә үзләштергән һөнәрләрен тәкъдим иттеләр. Балаларга көч биреп торырга, тыңларга әти-әниләре һәм бик күп кунаклар килгән иде. Тамашачылар зур сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган яшь артистларның төрле дәрәҗәдә дипломнарга ия булган яшь музыкантларның чыгышларын зур соклану белән кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International