24 май көнне «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы, Олыяз клуб мәдире белән берлектә «Ә җырларым һаман яшь килеш» дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр һәм скетч белән алып барылды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.