Табигать-ул мәңгелек матурлык һәм тынычлык , күңел гармониясе. Ул безне җирдә тынычлыкны яратырга һәм сакларга өйрәтә. Димәк, әгәр без җиребезне матур итсәк, планетабызда тормышны саклап калырбыз. Тере табигатьне саклау өчен, аны өйрәнергә кирәк. Табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 3 май көнне Юлбат авыл китапханәсе мөдире һәм Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бу җирдә сиңа һәм миңа яшәргә»дигән экологик сәгать үткәрәләр. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттык ,укучыларның экология буенча белемнәрен тулыландырдык, алар балаларда экологик гадәтләрне формалаштырырга ярдәм итә. Балаларга эшкәртелгән батареяларны җыюны ничек оештырырга кирәклеге турында, шулай ук чүп - чарның төрләре һәм алар әйләнә-тирә мохитне бозу куркынычы турында сөйләнде . Чарада катнашучылар табигать турында хикәяләрне чылбыр буенча укыдылар.