9 Май – илебез, һәр Россия гаиләсе өчен иң изге һәм иң мөһим булган бөек халык бәйрәме якынлаша. Бөтенроссия буенча 1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» акциясе старт алды, анда катнашу бәйрәм хисе тудыра, сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренең гомерләре бәрабәренә җирдә тынычлык торгызылган сугышчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтләрен белдерү. «Рәхмәт» сүзен әйтеп бөтен ил буенча меңләгән тәрәзәләр акциягә кушылалар. 5 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә әлеге акциягә кушылдылар.