«Җиңү көне »- Бөек Ватан сугышына багышланган митинг

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

9 Май Җиңү көне. Россиядә иң дулкынландыргыч, иң күңелле ,данлыклы бәйрәм булып кала. Бернинди башка бәйрәмнәр дә аның белән тиңләшә алмый.  Быел без Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтәбез. Геройларның батырлыгы алдында һәм батырларча хезмәт белән Җиңүне якынайтучыларга түбән баш иябез.

 8 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханәсе, Тенеки, Ю-Алан авыл клубы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышына багышланган «Җиңү көне »дип исемләнгән митинг үткәрделәр

    Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары ,сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф. Шакиров, “Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе” директоры Хаҗиев И.И., туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре һәм "НУР" театры сөючеләр клубында катнашучылар тантаналы өлештә сугыш еллары турында күзаллаулар күрсәттеләр. Тенеки авыл клубы мөдире "Җиңү көне" җыры белән тамашаны тулыландырды.  Һәлак булган батырлар истәлегенә авыл җирлеге башлыгы Т.Р.Шәмсиевның чыгышы тыңланды . Һәлак булган авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды һәм ветераннар, җитәкчеләр, махсус операцияда катнашучы егетебез  белән берлектә “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International