Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел кими бара һәм «Үлемсез полк»колоннасындагы портретлар елдан-ел арта бара... Ә без алар кичергәннәрне , алар ярдәме белән бу җирдә яшәвебезне онытмаска тиеш. 4 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар. «Георгий тасмасы» акциясе - безнең хәтер эстафетасы, ата-бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт. Бу безнең хәтеребез, 1941-1945 елларда булган вакыйгаларга мөнәсәбәтебез. Алар-һәлак булган сугышчылар һәм тыныч тыл хезмәтчәннәре, Сугыш балалары һәм толлары, блокадалы Ленинград, бу концлагерь, яндырылган авыллар...