«Дуслар җыелган җирдә» - бәйрәм концерты

2023 елның 30 апреле, якшәмбе

30 апрель көнне, Татарстан Республикасында игълан ителгән милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында, Йосыф-Алан авыл клубында «Дуслар җыелган җирдә» исемле бәйрәм концерты булды. Йосыф-Алан клубының мөдире җитәкчелегендә "Сәйлән" фольклор коллективы «Катык тәмләү» йоласын күрсәтте. Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Йосыф-Алан һәм Тенеки авыл клубы мөдирләре, үзешчән сәнгать осталары концертны күңелле, дәртле җырлары һәм сәхнәләштерелгән скетчлары белән тулыландырдылар. Кич буена борынгы халык фольклоры, гармунга татар һәм шаян җырлар яңгырап торды. Чара рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, шулай ук милли традицияләрне торгызу максатында үткәрелде. Үзешчән сәнгать артистлары белән уздырылган концерт гадилеге, эчкерсезлеге  һәм халык үзенчәлеге белән аерылып торды.

 Тамашачылар һәр чыгышны яратып кабул иттеләр һәм артистларны көчле алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International