22 апрель-«Халыкара Ана-Җир көне»бәйрәме. Бу бәйрәм 2010 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Җир-безнең уртак йортыбыз. Без бу йортның хуҗалары. Һәр кайгыртучан хуҗа үз йорты турында кайгыртырга, тәртип урнаштырырга һәм сакларга, аны затландырырга тиеш. Бу көн уңаеннан Тенеки авыл клубында "Планетаны чүп-чардан саклыйк"дигән икенче чималдан эшләнмәләр конкурсы узды. Соңгы елларда чүп-чарны утильләштерү проблемасы, башка экологик проблемалар арасында, беренче урында тора. Белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта планетада яшәүчеләрнең һәрберсенә елына уртача бер тонна чүп туры килә. Көн саен диярлек без пластик шешәләрне, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, азык-төлек пакетларын, төрле тартмаларны, торбаларны, Иске фломастерларны, газеталарны, фантикларны һ. б. ташлыйбыз. әмма, бу кирәкмәгән әйберләр, беренче карашка, яңа кулланышка ия була ала. Чарада катнашучылар попорн стаканнарыннан чәчәкләр өчен ваза ясадылар. Хезмәт иткән әйберләр икенче тормыш ала. Кирәкмәгән әйберләрдән матурлык тудырып, без планетаны чистарак итәбез