14 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты, Шәмәрдән модель китапханәсе, Мичанбаш клубы мөдире Мингәр авылында туристлар очрашуын оештырдылар. Очрашу рус халык йортында узды, анда рус халык ашлары өстәле оештырылды. Кунакларны сәламләү традиция буенча каравайдан башланды. Аннары чара частушкалар, биюләр, уеннар, күңел ачулар белән дәвам итте, рус мичендә коймаклар пешерелде. Очрашу дустанә атмосферада, бер стакан кайнар чәй һәм уңайлы утырыш артында узды.