«Красная книга» танып белү сәгате

2023 елның 15 апреле, шимбә

14 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина 4 нче сыйныф укучылары өчен Экологик белемнәр көненә багышланган «Красная книга» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чара башында алып баручы балаларга юкка чыгучы хайваннар һәм үсемлекләр төрләре, урманның кеше тормышындагы роле һәм планетаның кешеләр аркасында барлыкка килгән экологик проблемалары турында сөйләде. Аннары укучылар табигатьне  саклау билгеләре  белән таныштылар, кызыл китапны карадылар һәм аның турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Белем бирү сәгате ахырында балалар үз авылларының табигый байлыгын саклауга нинди өлеш кертүләре турында сөйләделәр. Аларның күбесенең  хайваннар  һәм кошлар өчен йортлар ясаулары, узган елгы яфракларны чистарту буенча чараларда катнашулары, шулай ук авыру агачларга һәм куакларга ярдәм итүләре турында ачыкла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International