«Иман нуры иңсен күңелләре» -Ифтар ашы

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында авыл мәчетенең имам-хатыйбы белән «Иман нуры иңсен күңелләре» -дини кичәсе узды. Ифтар тантанасы Коръән аятьләрен уку һәм Рамазан ае уңаеннан дога кылудан башланды. Имам-хатыйб Фаил Данил улы үзенең вәгазьләрендә мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Ул шулай ук әхлак, рухи чисталык, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләре һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләшү урын алды. Чарага җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнарыннан канәгать булырга, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә диннең роле турында  да сөйләде.

    Мөселманнар авыз ачу йоласын үтәгәннән соң, бергәләп намаз кылдылар. Чара бай өстәлләр артында аралашу һәм зур ифтар белән тәмамланды.  Төп иганәчеләребез  Абдуллин Фәннүр , Ильшат һәм Ирек Төхвәтуллиннар гаиләләренә ифтарны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Авылдашларны зур, догалы, игелекле өстәл артына җыю-бу бик яхшы гамәл. Шулай ук ифтарны оештыруда  булышкан Тенеки  авыл клубы мөдире һәм ярдәм иткән авылдашларыбызга савабы булсын, догаларыбыз кабул булсын дип калабыз. Чарада авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Хаҗиев Айтуган Зөфәр улы да катнашты, ул авылның тарихи-этнографик төзелешенә үз өлешен кертә.

 Кичә, ислам дине йолаларының барлык чаралары үтәлеп, мөселманнар өчен аралашу, белемнәрне арттыру гына түгел, күңелле вакыт үткәрү дә булып, дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International