11 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгать һәм Мичанбаш клуб мөдире А.Б.Гаврилова белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырдылар. Алар залда игелек һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Концерт программасы якты һәм бай булды. Концертта халык җырлары, матур шигырьләр тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык ял итүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләре белән Галиева Сания чыгыш ясады.