1 апрель көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә «Алло, без талантлар эзлибез» дигән XIII ачык Республика конкурсы узды. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Батыры» дигән татар биюе белән «Ансамбль» номинациясендә чыгыш ясады. Конкурсның максаты-сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшь талантларны профессиональ сәхнәгә чыгару системасын булдыру. Балалар бу конкурста бик теләп катнаштылар. Конкурста катнашучылар III дәрәҗә лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.