Ял кичәсе ул - җыелган дуслар белән вакытны кызыклы уеннар уйнап уздыру. 2 апрель көнне Елыш авыл клубында "Чын күңелдән көләбез" дип исемләнгән балалар белән куңелле ял кичәсе уздырылды. Бәйрәм тагын да куңеллерәк булсын өчен балаларга кунакка клоун килде. Бәйрәм барышында кызыклы уеннар, җыр-бию тынмады, балаларның чыр-чу килеп уйнавыннан клуб гөрләп торды. Кичәдән һәрбер катнашучы күңел күтәренкелеге алып, мондый ял кичәләрен киләчәктә дә дәвамлы булуын теләп таралышты.