«Школа мой второй дом» рәсемнәр конкурсы

2023 елның 31 марты, җомга

30 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Шәмәрдән китапханәләре белән берлектә Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган балалар өчен «Школа мой второй дом» дигән рәсемнәр конкурсы оештырылды.  Әлеге чара укытучы һөнәренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, иҗади потенциалга ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Башта без балалар белән бу һөнәр нәрсә аңлата, нинди фәннәрне өйрәнергә яраталар һәм үзләре укытучы булырга телиләрме дип сөйләштек. К.Д. Ушинский, А.С. Макаренко, В.А. Сухомлинский кебек бөтен дөньяга танылган педагоглар турында күп яңалыклар белдек. Аннары балалар мәктәп белән бәйле бар нәрсәне рәсемгә төшерделәр, ә кайберләре үзләрен педагог һәм остаз ролендә сурәтләделәр. Эшләр зур мәхәббәт, җылылык һәм фантазия белән башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International