«Веселые приключения в доме культуры» квест-уены

2023 елның 31 марты, җомга

24 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Веселые приключения в доме культуры» квест-уены оештырды. Квестның максаты: мәдәният йортында нинди белгечләр эшләвен сөйләү һәм күрсәтү. Ике командага бүленеп, балаларга станцияләр буенча күңелле сәяхәтләр ясарга һәм төрле биремнәрне үтәргә туры килде: кассир, методист, костюмер, тавыш режиссеры, хореограф аларның һәрберсендә табышмаклар, уеннар һәм викториналар рәвешендә биремнәр тәкъдим ителде. Бу биремнәрне үтәү өчен балаларга үзләренең бөтен фантазияләрен, җитезлекләрен һәм хәтта кайбер артистлык сәләтләрен кулланырга туры килде. Уен җылы, дуслык атмосферасында узды, квест ахырында командаларга грамоталар һәм кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International