25 март көнне Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча зона ярышлары узды, анда Лесхоз бистәсендә, Юлбат авылында һәм Туктар авылында яшәүчеләр катнашты. Турнир әлеге спорт төрен хөрмәт итүчеләрне җыйды. Адреналин, дәрт, яхшы нәтиҗәне күрсәтү теләге уенчыларга бер генә минутка да тын алырга ирек бирмәде һәм катнашучыларны иң яхшы рәвештә җиңүгә этәрде. Уен барышында дуслык шартларында ныклы ярыш дәвам итте, турнирда катнашучыларның дәртләре , кичерешләре кайнады һәм беренче өч призлы урынның интригасы ахырга кадәр сакланды. Барлык катнашучылар да бильярд сөючеләр өчен яхшы һәм тигез уен күрсәттеләр. Нәтиҗә ясаганнан соң, безнең авылдан катнашучы Сәйфуллин Минсур призлы 3 урынны яулады.