21 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында югары сыйныф укучылары өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән «Поговорим о дружбе» дигән очрашу узды. Әңгәмә барышында Саба районы полициясе майоры Әхмәтшин Линар Илсур улы урлау, талау, акча талап алу кебек җинаятьләр өчен җаваплылык мәсьәләләренә кагылды. Яшүсмерләргә нинди яшьтән җинаять җаваплылыгы башлана, нинди җәзалар теге яки бу хокук бозулар өчен кулланыла икәне аңлатылды. Шулай ук түбәндәге темалар да күтәрелде: «Профилактика нецензурной лексики среди подростков», «Здоровый образ жизни, безопасность» спиртлы эчемлекләр, тәмәке һәм башка зарарлы матдәләр куллануның зыяны турында аерым игътибар бирелде. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыксындырган сораулар бирделәр, ә очрашу ахырында кирәкле һәм танып белү әңгәмәсе өчен рәхмәт белдерделәр.