21 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина «Теремок» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен Халыкара урман көненә багышланган «Лес глазами художника» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Конкурсның төп бурычы − тәрбияләнүчеләрдә табигатькә сакчыл мөнәсәбәт хисе формалаштыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм балаларны бергәләп иҗат итүгә җәлеп итү иде. Чара башында алып баручы балаларга урманны саклауның мөһимлеге һәм аның әһәмияте турында сөйләде. Аннары балалар рәсем эшчәнлегенә керештеләр. Алар иҗади активлык, бай фантазия һәм зур тырышлык күрсәттеләр. Үз эшләрендә алар урманны, табигатьне, хайваннарны ничек яратуларын, бу матурлыктан ничек ләззәтләнүләрен күрсәттеләр. Мондый чаралар файдалы гына түгел, алар үсеп килүче буын аңында урманнарны саклауның мөһимлеген, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне, аның матурлыгын һәм уникальлеген аңлауны ныгыту өчен кирәк.