17 март Елыш авыл клубында халыкара җир көне уңаеннан "Җир безнең уртак йортыбыз", - дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрелде. Мероприятие барышында балалар экологик проблемалар: су һэм һаваның пычрануы, урманнарнын әзәюе, үсемлекләр һәм җанварларның кимүе, юкка чыгуы турында белделәр. "Җир синеке дә, минеке дә" дип исемләнгән экологик уен викторина балаларга җир шары буйлап сәяхәт итәргә ярдәм итте. Балалар бу сәяхәттә бик теләп катнаштылар.