13 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина Шәмәрдәннең «Рост» лицееның 2 «Б» сыйныфы укучылары өчен ТР да милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Традиции: живая нить» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара башында алып баручы балаларга халык һөнәрләренең күптөрлелеге, туган якның безнең көннәргә кадәр сакланып калган традицияләре турында сөйләде. Укучылар тарихны истә тоту һәм Туган ил мәдәниятен белүнең никадәр мөһим икәнен аңладылар. Чөнки безнең ата-бабаларыбыз моны бу көннәргә кадәр саклаганнар һәм буыннан-буынга тапшырганнар. Алар ярдәмендә без үзебезнең тарихка һәм мәдәнияткә соклана алабыз, алар анда үз җаннарының бер өлешен һәм туган якка мәхәббәтләрен салганнар.