Мастер-класс « Татлы чәчәк бәйләме »

2023 елның 5 марты, якшәмбе

  Халыкара хатын-кызлар көнендә балалар әниләрен,әбиләрен, апаларын үз куллары белән ясалган гадәти булмаган һәм иҗади сюрприз белән гаҗәпләндерә яраталар. Ул чәчәк композицияләре һәм гадәти булмаган чәчәк бәйләмнәре булырга мөмкин.Кызыклы фикерләр сорап, балалар  Юлбат мәдәният йорты җитәкчесенә мөрәҗәгать иттеләр. Остаз ролен үс өтемә алып, 5 март көнне  « Татлы чәчәк бәйләме » мастер-классын үткәрергә уйладык  . Чарада катнашучылар бу фикерне бик теләп кабул иттеләр һәм үз куллары белән әниләре өчен , конфетадан  чәчәк бәйләме ясадылар.Чәчәк бәйләме ясау процессы сабырлык , чисталык таләп итә һәм катнашучылар бу эшне бик яхшы башкардылар. Чәчәк бәйләмнәре бик матур килеп чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International