Россия-күпмилләтле ил. Һәр халыкның үз милли кухнясы бар. Күп санлы сәяхәтчеләр татар милли ашларын туклыклы, тәмле, гади һәм зәвыклы дип атадылар, аларны азык-төлекнең төрлелеге һәм сирәк ярашуы, шулай ук озакка истә калырлык кунакчыллыгы гаҗәпләндерә.Татар милли кухнясы, башка халыкларның кухнясы кебек үк, үз тамырлары бар.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Тәмле табын серләре» исемле түгәрәк өстәл артында әбиләребез нинди милли ризыклар әзерләгән һәм татар халкының милли ашларын пешерү серләре белән уртаклаштылар. Төрле конкурслар,викториналар үткәрделәр, ике командага бүленеп, табышмакларга тиз җавап таптылар,халкыбызның уеннарын,җырларын искә төшерделәр. «Бәләш» һәм «Гөбәдия» командалары үзләренең зирәклекләрен генә түгел, музыкаль сәләтләрен дә күрсәттеләр . Чара чәй өстәле артында тәмамланды. «Милли табын серләре» -тематик күргәзмә оештырылды