Концерт- « Җир йөзенең матурлыгы хатын-кызларда»

2023 елның 3 марты, җомга

Язгы бәйрәм алдыннан, 3 март көнне Юлбат мәдәният йортында « Җир йөзенең матурлыгы хатын-кызларда»-концерты булды. Концерт программасын Түбән Шытсу мәдәният йорты, Кече Кибәче , Олы Кибәче һәм Төбәк авыл клубы үзешчәннәре оештырды. Үзешчән сәнгать һәм фольклор коллективлары да тамашачыларга уңай кәеф бүләк иттеләр. Концерт дәвамында халык һәм заманча җырлар яңгырады. Концертның бизәге кечкенә артистларның номерлары булды, алар үзләренең җырлау һәм бию сәләтләрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Концертны алып баручылар барлык хатын-кызларны сүзләр белән генә түгел, ә эстрада җырларын башкару белән дә сәламләделәр. Башкаручыларның осталыгы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International