6 нчы март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Я подарю улыбку маме» дигән рәсем конкурсы оештырды. Конкурс башында алып баручы балаларны чараның шартлары белән таныштырды һәм кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады. Аннары балалар сынлы эшчәнлеккә керештеләр. Яраткан әниләр һәм әбиләр адресына иң изге теләкләрен балалар рәсемнәре ярдәмендә җиткерергә тырыштылар. Бала өчен иң кулай ысул — үз хисләрен белдерү, сүзләрдән кала-рәсем ясау. Алар бит рәсемнәрен үз куллары белән ясап, хисләрен салалар. Конкурс ахырында балалар бергәләп матур итеп стена газетасын рәсмиләштерделәр. Яхшы эшләре өчен чарада катнашучы барлык балаларга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.