5 март көнне Елыш авыл клубында укытучы һәм остаз елы уңаеннан "Искиткеч мәктәп еллары" дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Җир йөзендәге һөнәрләрне санап бетереп булмый, алар бик күп. Укытучы элекке еллардан башлап кирәкле һәм мөхтәрәм һөнәрләрнең берсе. Бүгенге көндә дә бу хезмәтнең дәрәҗәсе югары. Әңгәмә барышында укытучы хезмәтенең бөеклеген, үз хеәмәтенә тугрылыклы хезмәткәрләр турында сүз алып барылды. Соңыннан "Укытучы балалар күзлегеннән" дигән анкета сорауларына җаваплар язылды.