2 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «Папа – наша гордость, мама – наша радость» дип исемләнгән «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең бәйрәме узды. Балалар бәйрәм концерты әзерләделәр, анда үзләренең иң кадерле кешеләренә – әти-әниләренә, әби-бабаларына мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр, һәм, әлбәттә, малайларны һәм кызларның матурлыкларын бәйрәм белән котларга онытмадылар. Балалар үзләренең шигырьләре, биюләре, җырлары белән кунакларны җылы сүзләр, наз һәм игътибар белән сөендерделәр. Сюрприз булып балалар кулы ясаган бүләкләр иде. Бәйрәм җылы, күңел атмосферасында узды. Катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары бик күп тәэсирлә, уңай эмоцияләр алдылар.