2 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Салават күпере» балалар бакчасы балаларының «А ну ка, ребятишки!» бәйрәме узды. Бәйрәм программасы кадерле, яраткан әти-әниләргә, әби-бабаларга, кызлар һәм малайларга багышланды. Горурлык һәм мәхәббәт белән аларга иң якын кешеләр турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Кызлар әтиләр өчен «Папина беда» биюен башкардылар, ә малайлар «Пацаны» дигән биюләрен бабаларына багышладылар. Бәйрәм концерты бик күңелле һәм кызыклы үтте. Ә бүләк булып кунакларның көчле алкышлары булды.