«Тарихта без эзлебез» Республика шәҗәрәләре конкурсының муниципаль туры

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

  Буыннар хәтере һәр кеше тормышында бик мөһим. Буынның никадәр күп булуын ачыклагач, без бөтен кешеләрнең һәм безнең белән яшәүче кешеләрнең никадәр көчле икәнен ачыклыйбыз. 27 февраль көнне , Шемордан м/й «Тарихта без эзлебез» Республика шәҗәрәләре конкурсының муниципаль турында Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы  хезмәткәрләре Рахимуллиннар нәселе командасында катнаштылар.

 Командаларны бәяләү кунаклар-жюри әгъзаларын җыр белән каршу алу, буыннан-буынга күчеп килгән гаилә ризыкларын, нәсел күргәзмәсенең эксклюзив ядкарь экспонатлары, шәҗәрәне картиналарда һәм башка кул эшләрендә "Шәҗәрә" гаилә агачының чагылышы күрсәтү белән башланып китте.

Нәселебезнең казанышларын , аның үзенчәлеген билгеләүче тарихи фактларны кунакларга ТР Дәүләт архивы директорының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча урынбасары Сафиуллина Лиана Иреклямовнага, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитет җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улына, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улына күрсәтелде. Жюри составында Казаннан килгән кунаклар да бар иде: Мочалов Денис Владимирович-доцент, педагогика фәннәре кандидаты, югары сәнгать мәктәбе факультеты, Хөснетдинова Ләлә Марат кызы –театр, кино һәм телевидение факультеты магистры, театр иҗаты кафедрасы, Конкина Анна Сергеевна-югары сәнгать факультеты магистры, музыкаль сәнгать кафедрасы,алар безнең чыгышларны фестиваль нигезләмәсе кретерийлары буенча бәяләделәр. Дәвамы сәхнәдә "Минем гаиләм, минем нәселем!" Шәҗәрә презентациясе белән якты концерт номерын үз эченә алды. Жюри нәтиҗәләрен чыгарган вакытта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы оештырды. «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы-тарихта без эзлебез!» муниципаль турының республика шәҗәрәсе фестивалендә Рәхимуллиннар гаиләсе 3 нче урынга лаек булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International