23 февральдә Россиядә илебездә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе-Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар, ир –атлар өчен музыкаль күңел ачу кичәсе- «Бәйрәм белән сезне ир-егетләр». Конкурс 2 команда арасында үткәрелде - «Ракета»һәм "Катюша". Командалар көч сынаштылар, җитезлек, зирәклек, тапкырлык күрсәттеләр, тәкъдим ителгән биремнәрне җиңел башкардылар. Ахырда командалар призлар белән бүләкләнде.