"Гармун алдым кулыма"-концерт

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

23 февраль ел саен Россиядә һәм башка илләрдә бик мөхим бәйрәм -Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.Барлык шәһәрләрдә дә әлеге бәйрәмгә төрле чаралар үткәрелә.22 февраль көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Гармун алдым кулыма "дигән конөерт үткәрелде..Бәйрәмгә гармунчылар җыелган иде.Алар концерт бырышында гармунда кайчан уйный башлаганнарын, гармун алу тарихын сойләп үзләре яратып уйный торган көйне башкардылар. Әлбәттә концерт җыр белән үрелеп барылды.Мобилизациядә булган авылдашларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Әлеге концерт тамашачы тарафыннан бик нык бәяләнде,алкышларга күмделәр.Һәркем яхшы кәеф белән өйләренә таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International