Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 21 февраль көнне Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре «Әтиемә открытка» дигән мастер-класс үткәрделәр. Максат: балаларда Ватанга мәхәббәт, үз илең, халкың һәм Армияң өчен горурлык хисе тәрбияләү.Мастер-класс башланыр алдыннан авыл мәдәният йорты белгече балалар белән «23 февраль»дигән кечкенә генә мәгълүмати әңгәмә уздырды. Ел саен, кыш ахырында, 23 февральдә, без барыбыз да зур бәйрәм – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу малайларга тагын бер тапкыр кыюлык, батырлык, турында искә төшерү мөмкинлеге. Саклаучылар һәр гаиләдә бар: бабайлар, абыйлар, олы абыйлар, һәм, әлбәттә, безнең яраткан әтиләр.Әңгәмәдән соң балалар әтиләрен сөендерерлек бүләк әзерләүгә бик теләп керештеләр. Открытка " Аппликация» техникасында башкарылды, шуңа күрә балалар аны бик теләп һәм тырышлык белән эшләделәр. "Әтиемә открытка" мастер-классы балаларга яхшы кәеф һәм уңай хисләр бүләк итте.