23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар бәйрәме. Һәркем күңелендә Ватан сакчысы. 19 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар бик тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Шулай ук балалар да тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм бик матур чыгышлар белән истә калды,барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.