«Ышаныч телефонына -Әйе!»- мәгълүмәт сәгате

2023 елның 17 феврале, җомга

Реклама-мәгълүмати кампаниясе кысаларында, 17 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ышаныч телефонына -Әйе!» исемле мәгълүмәт сәгате үткәрделәр. Чара балалар ышаныч телефоны эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтелгән һәм реклама-мәгълүмати материаллар кулланып үткәрелде, слайд-презентация "ДТД турында 10 сорау" фильмы күрсәтелде.Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре катнашучыларның игътибарын балалар ышаныч телефонының төп принципларына юнәлттеләр: тәүлек буе, аноним, яшерен, бушлай. Ышаныч телефоны аша психологик ярдәм алу мөмкинлеге ,авыр хәлдә калсаң, кемнән һәм ничек ярдәм сорарга, нәрсә эшләргә кирәклеге турында белделәр.  Бу хәлнең асылын тирәнрәк аңлар өчен, балалар «Карар кабул итү», «Ассоциация»ситуатив уеннарында катнаштылар. Чара барышында  һәр бала ышаныч хезмәтенең телефон номерын үзенең кәрәз телефонына кертеп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International