10 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре урта яшьтәге авыл халкы өчен «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе оештырдылар Кичәдә катнашучылар Россиядә чәй традицияләре барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук чәйнең күп кенә файдалы һәм дару үзлекләре турында белделәр. Чәй өстәле артында авыл хатын-кызлары яшьлекләрен искә төшерделәр, үзләренең шатлыклары һәм кызыклы, күңелле хәлләре белән уртаклаштылар. Гашыйклар көне якынлашу уңаеннан , төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар.Әлеге җылы очрашу кичәдә катнашучылар күңеленә уңай тәэсирләр калдырды.