Әкиятләрне белмәгән һәм яратмаган кеше юктыр ул. Балалар да әкиятләрне рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм укыйлар., 9 февральдә Олы- Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «А. С Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт»темасына балалар өчен рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар буяулар, карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә Пушкинның яраткан әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Тема ирекле итеп сайланды : аерым сюжетлар да, Пушкин әкиятләре геройлары рәсемнәрен дә ясарга мөмкин иде. Балалар рәсемнәрне үзләренә ошаган төсләргә буядылар Ә китапханә мөдире балаларга Александр Сергеевич Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, аннары бөек шагыйрь әкиятләре буенча төзелгән мавыктыргыч уен уздырды. Балалар уенда актив һәм кызыксынып катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Аларның һәрберсе чиратлашып яраткан әкиятләренең сюжеты турында сөйләде, калганнары әкиятнең исемен чамаларга тиеш иде. Чөнки А. С. Пушкин әкиятләре безне гомер буе озата бара, һәр ситуациядә ярдәм итәләр, таяныч булып торалар һәм вакытны файдалы үткәрергә булышалар.