Кич утыру""Без чәй эчкәндә күңелсезләнмибез"

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

27 гыйнвар көнне  Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре "Без чәй  эчкәндә күңелсезләнмибез"дип аталган кич утыру уздырдылар.Кич утыру  барышында катнашучылар Россиядә чәй тарихы, чәй эчү, чәй традицияләре белән таныштылар, хәтта чәйнең файдалы һәм дару үзенчәлекләрен дә белделәр. Русьтә элек-электән тәмле итеп чәй кайната  белгәннәр. Безнең кунаклар да чәйне чын белүчеләр булып чыкты. Күпләр чәй серләрен бүлештеләр. Кемдер оригиналь чәй, цикорий белән чәй ярата, күпләр яшел чәйне яраталар. Чара матур өстәл артында - самавырдан тәмле чәй, активистларның оста куллары әзерләп өйдә пешерелгән камыр ризыклары белән узды.Чара  вакытында чәй эчеп кенә калмадылар, ә рәхәтләнеп «чәй» конкурсларында катнаштылар, чәй турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, такмаклар җырладылар,уеннар уйнадылар.Чәй эчү, яхшы кәеф безнең кунакларыбызның хәтерендә уелып калыр һәм дусларын чакырырлар дип өметләнәсе килә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International