Ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә Халыкара интернетсыз көн билгеләп үтелә. 26 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Интернетсыз бер көн"турында әңгәмә үткәрделәр.Чараның кереш өлешендә Интернет челтәрендә булу нәтиҗәләре турында фильмнан фрагмент күрсәтелде. Бу чараның максатларын һәм бурычларын эмоциональ һәм ышандырырлык итеп ачарга ярдәм итте. Соңыннан алып баручы белән берлектә Интернет киңлекләрендә әдәпле аралашу һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, бөтендөнья пәрәвезендә аларны сагалап торган куркынычлар, Интернетсыз бер көнне ничек үткәрергә мөмкин икәнлеген искә төшерделәр. «Интернет: дусмы, әллә дошманмы ?»уенында интернетның файдалы һәм начар булуын ачыкларга тырыштык. Барлык биремнәрне үтәп, балалар Интернет файдалы дигән нәтиҗәгә килделәр, әмма аннан башка да мавыктыргыч нәрсәләр күп, виртуаль дөнья тормыш проблемаларын хәл итми һәм кешеләр компьютер уеннары белән мавыгып, дуслары һәм якыннары белән чын-чынлап аралашу мөмкинлеген югалта дигән нәтиҗәгә килделәр. Чара ахырында балалар "Гаджетлар синең тормышыңда нинди урын алып тора?»дип аталган тест сорауларына кызыксыну белән җавап бирделәр: