Әкият- тамаша “Җырлап узган җәй”.

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

22 гыйнварда  көнне Олы Нырты мәдәният йорты сәхнәсендә  Кече  Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре катнашында  тамашачыларга Нәби Даулиның «Җырлап узган  җәй» әсәре буенча театральләштерелгән спектакль бүләк иттеләр. Спектакль матур итеп  музыкаль итеп сәхнәләштерелгән. Кешеләрдә хезмәт сөючәнлек, дуслык хисләре  тәрбияләү идеясен үз эченә ала. Анда эшчән кырмыскалар , җәй буе җырлап кына йөргән чикерткә , кышка чынлап торып әзерләнүче керпе дә бар. Балалар  яраткан геройларының  дуслары белән бергә игелек һәм кайгырту, хезмәт сөючәнлек һәм күңел ачу турында сөйләгәннәрен яратып карадылар. Барлык мәдәният хезмәткәрләре дә үз рольләрен яхшы итеп  уйнадылар  һәм әкиятнең мәгънәсен ачтлар.Әлеге тамашадан балалар һәм аларны озатып килгән олылар да канәгать калдылар . Әкият нәни тамашачыларда бик күп уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International