"Элеккеге кебек" кичке уеннар.

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

2023 ел Татарстанда "милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы"дип игълан ителде. Шушы уңайдан, 21 гыйнвар көнне Татар Икшермәсе авыл клубы "Элеккеге кебек" дип кичке уеннар оештырды. Бирегә вакытларын кызыклыһәм күңелле үткәрергә теләгән һәркем җыелды. Барысы да рәхәтләнеп биеделәр һәм музыкаль уеннарда катнаштылар. Кичә 80-нче еллар дискотекасы белән тәмамланды, аны оештыруда Тимербаев Х.Р. күп өлешен кертте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International