Боз сараена сәяхәт "Кышкы каникулларны күңелле үткәрәбез"

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

    

 Балалар өчен кыш, көтеп алынган һәм яраткан вакыт! Сер түгел, балаларның физик үсешен, организмын ныгыту өчен мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә кирәк. Балалар, өлкәннәр өчен иң гади һәм үтемле сәламәтләндерү чарасы булып саф һавада  йөрү тора. 6 гыйнвар көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты  хезмәткәрләре ,укучылар өчен,  « Кышкы каникулларны күңелле үткәрәбез» дигән исем астында ,сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ял итүгә багышланган, тимераякта шуу оештырдылар. Без барыбыз да Лесхоз бистәсендәге -«Нарат» боз сараенда урнашкан "Боз әкияте "нә эләктек. Кемнәр шуа белэ, алар  җиңел генә тимераякта  шуалар, ә кайберлэре  беренче тапкыр тимераякка бастылар. Тимераякта шуу, көч һәм батырлык белән бергә, тигезлекне саклап,  егылмыйча хәрәкәт итүне тәлап итә. Саф салкын һава да, күңелле музыка астында, күңелле кәеф тә, өлкәннәрнең ышанычлы җилкәсе булуы да балаларга ышаныч өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International