10 гыйнварда Шәмәрдән мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен «На встречу чудесам» дигән күңел ачу программасы узды. Чара барышында «Лопни шар», «Найди пару», «Намотай веревку», «Выполни задание» төрле күңелле конкурслар оештырылды. Шулай ук балалар Яңа ел табышмакларын актив төстә чиштеләр. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм татлы бүләкләр алдылар. Очрашу ахырында балалар «Крепкая дружба» дигән стена газетасын бергәләп ясадылар.