ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2023 ел
якшәмбе

25 февраль көнне Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авылы, Түбән Отар авылы клублары,Курсабаш китапханәсе хезмәткәре үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә Теләче районына, Олы Тиләҗе авылына концерт оештырдылар.Тамашачылар үзешчән сәнгатьнең һәр артистын бик җылы каршы алдылар. Барлык катнашучылар да матур номерлар әзерләделәр. Сәхнәдән бик күпләрнең яраткан җырлары яңгырады, күңелле,дәртле биюләр, күңелле күренешләр башкарылды.Программа номерлары һәркемгә елмаю һәм яхшы кәеф биреп,бер-бер артлы бардылар. Ә рәхмәтле тамашачылар көчле алкышлар белән артистларны каршы алды һәм озатты.

Тэги: Сулэ авыл клубы

Россиядә Масленицаны яратмаган кеше юктыр! Масленицаны безнең бабаларыбыз да бәйрәм иткән, чөнки бу күңелле һәм дәртле бәйрәм гасырлар дәвамында тамырлары белән юкка чыга. Бу бәйрәмне зур түземсезлек белән олылар да, балалар да көтә. Шуның белән бәйле рәвештә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 26 февральдә балалар өчен уен программасы үткәрделәр һәм "Масленичная курчак"дип аталган кул эшләре башкардылар. Чара барышында балаларга Май чабу традицияләре һәм символлары турында сөйләделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

26 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында Масленица бәйрәме үткәрелде. Масленица-халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, аның тууы тирән борынгы заманнарга китә. Борынгы славяннарның да кышны озатучы күп көнлек бәйрәмнәре булган. Русьтә Масленицаны яраталар-ямьсез, күңелле, өметсез бәйрәм.Май чабу тиздән язның яктылыгын һәм шатлыгын күтәрде .Аны бөтен җирдә зур түземсезлек белән көттеләр. Менә бүген дә авыл халкы һәм кунаклары мәдәният йорты янындагы мәйданга бәйрәм итәргә һәм күңел ачарга килделәр. Барлык катнашучыларны "Сударушки" ансамбле, "Ягодки" балалар ансамбле, Иске Икшермә мәдәният йортының башка үзешчән башкаручылары күңелле җырлар белән сөендерделәр. Күңелле кушаматлар белән Май чабу карачкысы янганын күзәттеләр. Аннары кайнар чәй белән тәмле коймаклар ашадылар. Мавыктыргыч конкурслар күңелле көлү һәм тамашачыларның дәртләндергеч кычкырулары астында үтте. Барлык катнашучылар да призлар алдылар, позитивлык һәм бәйрәм кәефе белән тулыландырдылар.

Тэги: Иске Икшермә мәдәният йорты

25
февраль, 2023 ел
шимбә

Илебездә Ватанны саклаучылар көне инде 100 елдан артык билгеләп үтелә.  Бәйрәм чараларын уздыруның максаты - кече буында патриотизм тәрбияләү, шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең намусын арттыру.
23 февральдә Олы Арташ авыл клубында 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Катнашучылар армия темасына караган сүзләрне белделәр. Чара азагында барлык уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнән барысы да яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

25 февральдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле клуб оешмаларының актив әгъзалары өчен район мәдәният йортына Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган "Казан егетләре яки авыл маҗаралары" спектакленә культпоход оештырдылар. Бу ил һәм шәһәр менталитетында төзелгән иң гади комедия. Сюжет буенча 90нчы елларда бик популяр булган «Казан егетләре» спектакле буенча Казаннан дүрт егет авылга эләгә, анда-барда хатын – кызлар. Ә бу спектакльдә киресенчә, авыл гүзәлләре "Казан" егетләренә кунакка килә. Спектакльнең сюжеты шәһәр балалары һәм авыл кызлары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә корылган. Зур актерлык уены, режиссура, комплектлар. Спектакль бик җанлы һәм җиңел иде, ләкин ул шулай ук гыйбрәтле һәм тирән мәгънәле. Спектакльне тамашачылар бик җылы кабул иттеләр һәм алкышларга күмделәр

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

25 февраль конне Елыш авылы клубында "Ин кунелле бэйрэм - Туган кон" дип исемлэнгэн туган кон кичэсе уздырылды. Бэйрэмнен топ сэбэпчесе Узлова Негина хэм жыелган балалар бергэлэп аниматор ярдэмендэ кызыклы уеннар уйнадылар. Негинага бик куп котлаулар янгырады, мультфильм геройлары белэн бергэлэп ике командага буленеп кызыклы уеннар уйналды, биеделэр, жырладылар. Бэйрэм соныннан торт белэн чэй эчу белэн тэмамланды.

Тэги: Елыш авыл клубы

25 февраль көнне Татар.Икшермә авыл клубында Гарипов Мөхәммәтгали Хәнип улы истәлегенә зурлар һәм балалар арасында рус бильярды буенча турнир узды.
Гарипов Мөхәммәтгали Хәнип улы 1975-1978 елларда Кызыл Байрак Балтия флотында өлкән матрос булып хезмәт итә. Туган авылында ул клуб мөдире, комбайнчы, механизатор булып эшли. Ә соңгы елларда чәчү һәм урып - җыю вакытында ул ашлык киптерү элеваторларында эшләде.
Турнирны ачу тантанасында Саба районы Хәрби Диңгез флоты ветераннары чыгыш ясады.
Ярышта призлы урыннар яулаучыларга Мөхәмәтгали Хәниф улының якыннары, туганнары тарафыннан әзерләнгән мактау кәгазьләре, медальләр, кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Татар Икшермәсе авыл клубы

Һәр кешенең туып - үскән матур туган җире бар. Ватанга мәхәббәт нәкъ менә аңа хөрмәттән башлана, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә. 24 февраль көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Туган ягым-минем тарихым» дип исемләнгән сәяхәт- кичә үткәрделәр. Алып баручылар яшь буынга төбәкнең тарихы, аның барлыкка килүе һәм үсеше, сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда авылдагы мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар, күренекле кешеләр турында сөйләделәр. Балалар бик күп еллар дәвамында җыелган зур тарихи материаллар белән танышты. Үзләренең, әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының зур тарихның бер өлеше булуын аңлап куандылар. Оештыручылар шулай ук балаларга үз нәсел тарихларын барларга кирәклеген дә аңлатты.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан 25 февральдә Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Кичке утыру"фольклор кичәсе оештырдылар. Чөнки кич утыру-ул безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе. Фольклор кичәсендә һшркем үзе яраткан башкарган эш белән шөгыльләнделәр: кем эретеп ябыштыру артында, кем чигү, кем бәйли, кем уенчыклар ясый. Шулай ук җон оекбаш буенча мастер-класс үтте. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, кызыклы бәйләү комбинацияләре уйлап таптылар, җеп сайлау буенча киңәшләштеләр. Фольклор кичәләр халык иҗатына, гореф-гадәтләренә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уята

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

    Гармунчылары белән данлы Шекше ягы, алар  җирлекнең хәзинәсе, куанычы, шатлыгы. Авыл мәдәнияте тарихында якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкәннәрен һәм бүгенге көндә иҗат итүче гармунчыларны бергә кушып санасаң, гомуми сан җитмештән артып китә. 23нче февраль кичендә Шекше мәдәният йортында оештырылган “Гармун-гомер юлдашым” дип исемләнгән кичә нәкъ менә йөзек кашына тиң асыл затлар, кадерле гармунчыларга багышланды. Тормышка ямь өстәүче, күңелләрне яктыртып яшәүче оста абруйлы Кадыйр Җиһангир улы Таҗиев һәм Рәкыйп Нәҗип улы Шәрипов авылдышлары, якташлары, туганнары каршында хөрмәтләнде, матур ихлас теләкләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, әле канат ярып кына килүче яшь гармунчылар Аяз Галимов һәм Рәйхан Гыйльмановтан да музыкаль бүләк кабул итте алар.

 Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә, аулак өйләрдә, жәйге кич утыруларда, авыл клубларында, яшь егетләрне армия сафларына озатканда уйналган һәм уйнала торган “Авыл көе” белән ачылган кичә, гармунчыларның тормыш һәм иҗат юлы буйлап сәяхәтне хәтерләтте.

    Рәкыйп Шәриповның иске генә хромка табып, аның төймәләренә энә белән кырып ноталар язып уйнарга өйрәнгән тәүге көе -“Сыерчык”. Күршесе Марсель Мирасов белән чиратлашып уйный алар. Шекше мәктәбенең 8нче сыйныфында укыганда тагын да остарып, озын тәнәфестә иске сайгаклардан тузаннар күтәрелерлек итеп укучыларны биетә башлыйлар, концертларда һәм башка чараларда катнашалар. Училищеда укып механизатор һөнәрен үзләштергәч, армия сафларына китә, анда да гармуннан аерылмый яшь солдат Рәкыйп. Хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылына әйләнеп кайта, төпләнеп эшли, гаилә кора, балалар үстерә һәм гомерлек юлдашына әверелгән моңлы дустыннан аерылмый. Шекше мәдәният йортының да алыштыргысыз оста гармунчысына, артистына, актерына әверелә, күпсанлы спектакльләрдә уйный, бәйрәмнәрдә төп рольләрне башкара.

   Кадыйр Таҗиев 1970нче елда Шекше сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, парторг Рәүф Демидов тәкъдиме белән Казан шәһәренә баянчылар әзерләү курсларына укырга китә, анда тугыз ай белем алганнан соң, Шекше авыл клубына баянчы һәм сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Директор Гөлнур Нотфуллина белән бергәләп, зур чаралар оештыра алар. «Ромашка» агитбригадасы бик көчле эшли ул елларда. Совет Армиясе сафларына алынып, хәрби хезмәтен тәмамлап кайкач та яңадан Шекше мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килә егет. Бу вакытта инде директор вазыйфаларын Флера Шакирова башкара. Кадыйр Таҗиевның мәдәният тармагында эш стажы унсигез елга җыела, 1978нче елда Шекше мәдәният йорты директоры эшенә дә алына ул.  Гаилә корып җибәргәч, аның тормышы да, иҗаты да тулылына, байый, җырчы хатыны Әлфирәне һәм балаларын да сәнгатькә тартып Таҗиевларның “Гаилә ансамблен” булдыра. Алар районкүләм бәйгедә чыгыш ясый,  Арчада зона турын  үтеп, республика дәрәҗәсенә чыга, Казанга кадәр барып җитәләр, төрле смотр-конкурсларда катнашып Лауреат исемнәренә лаек булалар. Шөкер, бүгенге көндә дә Кадыйр абыйның тормышы иҗат һәм татар музыка сәнгате белән үрелеп бара. Чын талант иясе Тайфә апа белән икесенең юллары бергә кушылып матур гына гомер кичерә һәм халкыбызга хезмәт итә алар.

    Кадыйр Таҗиев һәм Рәкыйп Шәриповның осталыгы, таланты авылда гына түгел, районда, республикада югары бәяләнә. Алар Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче гармунчылар ансамбле составында да, “Зиләйлүк” өлкәннәр  һәм “Бөрлегән” балалар фольклор коллективлары белән дә күптөрле иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, башкалабызның мәшһүр сәхнәләрендә дә үз моңнарын калдыралар.

   Кадыйр абый һәм Рәкыйп абый кебек милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләребез булганда яши әле гармун! Шушы рухи хәзинәбезне күз карасыдай саклый алсак, буыннар чылбыры өзелмәс, милләтебез, авылларыбыз да яшәр. Рәхмәт сезгә Шекше гармунчылары!

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International