4 март көнне Арташ Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күбәләк" балалар бакчасында тәрбияләнүче "Тату гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Программа бай эчтәлекле иде, үз эченә әти-әниләр башкаруында концерт номерлары, дуэтлар, "Теремок", "Өч кыз" әкиятләре, ата-аналар катнашындагы күңелле конкурслар кертелгән иде. Бәйрәм һәркемгә шатлык һәм күңелле мизгелләр бирде.
Бүген педагогның роле бик мөһим. Ул һәр укучының мәктәп тормышында төп шәхес. Педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын танып, илебез Президенты Владимир Путин 2023 елны педагог һәм остаз елы дип игълан итте . Бу уңайдан 4 мартта Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән иҗади эшләр бәйгесе үткәрделәр. Аның белән бергә «беренче укытучым " дигән темага инша яздылар. Яшьләр актив катнашты. Ахырда барысы да татлы призлар алды. (планнан тыш,катнашучылар-5)
04 мартта Эзмә авыл җирлегендә "Кышкы спартакиада-2023"узды. Спорт уеннары программасына чаңгы ярышлары, хоккей, волейбол ярышлары, шулай ук аркан тарту ярышлары кертелде. Эзмә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге чараны ачуда һәм спорт бәйрәмен оештыруда актив катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар һәм кызыксындыру призлары тапшырылды.
4 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар бик тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Шулай ук балалар да тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм бик матур чыгышлар белән истә калды,барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
4 март көнне Урта-Саба авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә - 8 мартка карата чара үткәрелде : «Хатын-кызлар - сез бик гүзәл!» Чара борынгы халык стилендә бәйрәм өстәле артында, гармунга кушылып борынгы жырлар жырлап узды. Кунаклар өчен татар кухнясының бәлешен һәм тәм-томнарын эзерлэдек. Чарага җыелган кунаклар үзләренең яшьлек җырларын гармунга кушылып бик матур итеп җырладылар. Чара өчен борынгы самовар һәм борынгы көнкүреш әйберләре белэн матурлап остэл бизәдек. Барлык жыелган кунакларга да бу чара бик ошады.
4 март көнне 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме унаеннан Теләче районы Урта Мишә авылы клубында Сиринә Гатиятова һәм туган авылыбыз кызы, яшьлек дустыбыз Дамира Миннебаеваларның иҗатына багышланган "Мин бәхетле шигьри җанлы булып туганыма" дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырылды. Елыш авыл клуб мөдире узешчән сәнгать катнашучылары белән бергә әлеге бәйрәмдә катнашып, Дамира Миннебаеванын шигырьләре укылды, җырлар җырланды һәм алар үз шигырьләрен дә халыкка тәкъдим иттеләр. Тамашачылар әлеге кичәне бик яратып кабул иттеләр, көчле алкышлардан, җыр-биюдән зал гөрләп торды.
4 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Весенняя сказка» «Теремок» балалар бакчасы утреннигы узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар чакырылган иде. Кечкенә балалар шундый матур бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Балалар күңелгә ятышлы җырлар, күңелле такмаклар, кызык биюләр башкардылар. Балалар яраткан әниләренә үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр. Бәйрәм һәркемгә бик күп шатлык һәм күңелле хис-кичерешләр китерде. Шәмәрдән мәдәният йорты тавыш режиссеры А.И.Усманов музыкаль һәм ут куюда катнашты.
3 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Для Вас, наши любимые!» Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әкият» балалар бакчасы утреннигы узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар чакырылган иде. Балалар зур тырышлык белән чыгыш ясадылар. Шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Балалар ата-аналарына үз куллары белән ясаган һөнәрләрен бүләк иттеләр. Шәмәрдән мәдәният йорты тавыш режиссеры А.И.Усманов музыкаль һәм ут куюда катнашты. Катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары бик күп тәэсирләр, уңай эмоцияләр алдылар.
3 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Югары Утар балалар интернат-йортында «День добрых дел» дип исемләнгән хәйрия концерт программасын уздырдылар. Концерт программасы бай һәм эчтәлекле булды. Чара барышында җанлы сүзләр, җырлар, шигырьләр яңгырады. Балалар кунаклар белән рәхәтләнеп җырладылар һәм бергә биеделәр. Чара бер сулышта үтте. Ниндидер чикләүләре булган кешеләргә еш кына элементар аралашу җитми, шуңа күрә барысы да очрашуга шат иде, бу турыда җылы кабул итү һәм яхшы кәеф күрсәтте.
Гофр кәгазьдән чәчәкләр-теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Букетлар бүләк итеп кенә калмый, аларны интерьер бизәү һәм бәйрәм өстәлләрен бизәү өчен кулланалар. Гофр кәгазьдән арзан һәм матур чәчәкләр ясап була. 3 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Пушкин картасы буенча «Гофр кәгазьдән чәчәкләр”темасына мастер-класс үткәрделәр.Чара барышында сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова М.Т. чәчәкләр ясаганда кулланырга мөмкин булган төрле кәгазьләр турында сөйләде, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте- яфраклар ясау, сабакны бизәү, сабакка яфракларны ничек җыярга һәм чәчәк бәйләме ничек ясарга . Мастер-классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәргә һәм үз куллары белән чәчәк җыярга тырышты. Мастер-класс катнашучыларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә , эмоциональ канәгатьлек хисе кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр якты, матур һәм хәтта хуш исле булып чыкты.