Мастер класс «Гофр кәгазьдән чәчәкләр”

2023 елның 3 марты, җомга

Гофр  кәгазьдән чәчәкләр-теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Букетлар бүләк итеп кенә калмый, аларны интерьер бизәү һәм бәйрәм өстәлләрен бизәү өчен кулланалар. Гофр кәгазьдән арзан һәм матур чәчәкләр ясап була.  3 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Пушкин картасы буенча  «Гофр кәгазьдән чәчәкләр”темасына мастер-класс үткәрделәр.Чара барышында сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова М.Т. чәчәкләр ясаганда кулланырга мөмкин булган төрле кәгазьләр турында сөйләде, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте- яфраклар ясау, сабакны бизәү, сабакка яфракларны ничек җыярга һәм чәчәк бәйләме ничек ясарга . Мастер-классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәргә һәм үз куллары белән чәчәк җыярга тырышты. Мастер-класс катнашучыларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә , эмоциональ канәгатьлек хисе кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр якты, матур һәм хәтта хуш исле булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International