ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе күмәк хәтерне, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклау традициясе буларак уйланылган һәм гамәлгә ашырыла.  5 май көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, әлеге акциягә кушылып, куакларны Ракова Саҗидә Мирза кызы хөрмәтенә утырттылар. Сертификат белән бүләкләндек.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

Җиңү көне алдыннан 5 май 2023 елда Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре гофрирланган кәгазьдән гвоздика чәчәге булдыру буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп һәм бердәм рәвештә чәчәк ясадылар. Килүчеләр ни өчен нәкъ менә гвоздиканың батырлык, җиңүләр һәм авырлыкларны җиңү символы булуын белделәр.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

 «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында, 5 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре хәтер сәгате үткәрделәр. Балаларга Бөек Ватан сугышы ,дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр. Балалар Саба районында туып-үскән геройлар һәм аларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары , Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булуларын белделәр. Әңгәмәдән соң балаларга китаплар укылды. «Балалар – Бөек Ватан Сугышы Геройлары», «1941-1945 еллардагы сугыш турында шигырьләр һәм җырлар» китапларыннан хикәяләр укылды һәм фикер алышынды, алар кечкенә геройларның зур батырлыклары турында белделәр. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән әби-бабайларыбызны да фоторәсемнәр белән искә алдылар. Акция барышында сугыш еллары җырлары яңгырады. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар . 

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында  «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә  конкурс уздырылды.  Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән  Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә.  Барлык балалар әлеге  чарага  иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын  истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.

Тэги: Керәнне авыл клубы

Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында  «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә  конкурс уздырылды.  Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән  Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә.  Барлык балалар әлеге  чарага  иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын  истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.

Тэги: Керәнне авыл клубы

5 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханәче ,җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар. Без бу агачлар, сугыш кырларында һәм тылда һәлак булган миллионлаган корбаннар истәлеген мәңгеләштереп,гөрләп үсәр дип өметләнәбез

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

9 Май - илебез, һәр Россия гаиләсе өчен иң изге, иң мөһиме булган бөек халык бәйрәме якынлаша. Бөтен Россия буенча 1 майдан 9 майга кадәр "Җиңү тәрәзәләре"акциясе старт алды."бәйрәм хисе тудыра, сугышчыларыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт белдерүдә бердәмлек күрсәтә. Бөтен ил буенча меңләгән тәрәзәләр әлеге акциягә кушылып, "рәхмәт" диләр. 5 май көнне Керәнне авыл клубы"Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

5 май көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Георгиевская ленточка»  акциясендә катнашты. Клуб хезмәткәрләре  урамга чыгабыз, анда барлык теләүчеләргә Җиңү символын, георгиевский  ленталарны таратабыз. Георгий тасмасын күкрәк түребезгә куеп, без ветераннарга хөрмәт белдерәбез!

Тэги: Туктар авыл клубы

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

9 Май бәйрәме алдыннан бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышына, Җиңү көненә багышланган зур чаралар уза. Шуларның берсе - «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия патриотик акциясе. Инде берничә ел рәттән, әлеге акция кысаларында миллионлаган кеше үз йортлары һәм фатирларының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары, танылган һәйкәлләр силуэтлары һәм халыкның немец-фашист басып алучылары белән героик көрәшенең фотосурәтләре белән бизи. Бәйрәм рухын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына рәхмәт белдерү, киткән ветераннарны искә алу максатыннан, 4 май көнне Шекше авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә илебезнең иң мөһим акциясенә кушылдылар.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, 4 майда Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән рәсем  конкурсы үткәрделәр.». Конкурста төрле яшьтәге балалар  катнашты. Тәкъдим ителгән тематика үсеп килүче буын арасында зур кызыксыну уятты. Балалар бу темага үзләренең фантазияләрен кушып  рәсемнәр ясадылар. Балалар конкурска җаваплы һәм иҗади карадылар. Тынычлык ул һәркем өчен дэ бик кадерле. Бабайлар даны мәңгелек!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International