ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2023 ел
якшәмбе

Шашка хэм шахмат уены - спорт уены гына тугел, баш эшлэтуне тэлап итэ торган кызыклы хэм кунел кутэренкелеге бируче уеннарнын берсе. 23 июль конне Елыш авыл клубында "Без начар гадэтлэргэ каршы" дип исемлэнгэн бэйге уздырылды. Балалар бик тырышып уеннарда катнаштылар. Бер-берсенэ кинэшлэр бирделэр, фикер алыштылар. Жинучелэр дэ, жинелучелэр дэ сер бирмэделэр. Барлык катнашучылар да соныннан призларга ия булдылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

22 июльдә Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм авылдашлары тарафыннан Байлар Сабасы бистәсендәге “Олимп” ял паркында «Кичке уен»оештырылды. Кичә барышында: "Назалы", "Түбәтәйле", "Гөлбану","Биш парлы», «Йөзек салыш», «Ал кирәк, гөл кирәк» һәм башка бик күп татар халык уеннары тәкъдим ителде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кичә гомуми җырлар, биюләр белән тәмамланды. "Кичке уен" бик күңелле килеп чыкты, чын бәйрәмгә әверелде. Бу кичәгә килгән һәркем үзенең яшьлеген искә төшерде һәм халкыбызнын кунелле уеннарын уйнап, жырлап- биеп рэхэтлэнеп ял итте.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

22 июль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Терроризм бүген " дип исемләнгән дәрес – кисәтү үткәрделәр. Дәреснең максаты балаларга терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллау бирү, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү зарурлыгына инандыру, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде. Чара барышында катнашучылар терроризмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладык, аның төрләре турында белделәр, террорчылык акты вакытында янаган төрле хәлләр турында фикер алыштылар. Балалар терроризмның, чыннан да, нәфрәт һәм усаллыкка, ә кайчагында сукырлыкка нигезләнгән ахмаклык булуына тагын бер кат инандылар. Яшусмерләр терроризмга каршы көрәшнең иң мөһим факторы хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр чаралары белән беррәттән һәрберебезнең бу куркыныч вакытында үз-үзләрен дөрес тота белүе дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

21 июльдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре балалар өчен «Уч төбендә дөнья» конкурсын үткәрде. Һәрбер катнашучы үз кулын кәгазьгә төшерде. Балаларга кулларын гуашь белән буяу, аннары кәгазьдә эз ясау бик ошый. Шул ук вакытта алар чын күңелдән сокланалар һәм бу шөгыльдән зур рәхәтлек алалар. Алар үзләренең иҗатын карандашлар, буяулар, фломастерлар белән сурәтләделәр. Һәр рәсем үзенчә матур булып чыкты - чәчәкләр белән, якты кояш белән, утрау белән. Балалар тырыштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, матур һәм уникаль булган рәсемнәр ясадылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Каюм Насыйри галим — мәгърифәтче, тарихчы — этнограф, тел белгече, язучы. Гуманитар фәннәрнең төрле тармакларын үстерүгә өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала. Ул татар телен үстерү һәм аны рус теле белән якынайту өчен күп нәрсә эшләгән, чөнки ике теллелекне үз халкының мәдәнияте чәчәк атуына ачкыч дип санаган. Ул грамматика, фонетика, тарих, физика, анатомия, гигиена, математика һәм хәтта кулинария буенча хезмәтләр авторы булган. Мәгърифәтче сүзлекләр төзегән һәм татарларның лексиконын яңа терминнар белән баетырга омтылган. Ул татар халкының мәдәнияте нигезен тәшкил иткән әкиятләр, шигырьләр, әйтемнәр, гореф-гадәтләр һәм йолаларның зур коллекциясен туплый. 20 июльдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре “Каюм Насыйри мирасы"  дигән әңгәмә уздырдык, балаларны биографиясе, язучы һәм һөнәрче буларак күпкырлы таланты, иҗаты белән җентекләп таныштырдык. "Каюм Насыйри мирасы" китап күргәзмәсе, китапханәдә булган бөек мәгърифәтче китаплары белән таныштырдык.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Татарстан республикасында милли йолалар һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, Керәнне авыл клубы мөдире  балалар өчен "Уен фест"- Халык уеннары оештырды.  Бу чара үсеп килүче яшь бунны  милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннары, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Клуб мөдире балаларга, әби-бабайларыбыз яшь чакта уйнаган  “Йөзек салыш” уенын тәкъдим итте, уенның кагыйдәләрен  һәм уйнау тәртибен аңлатты. “Йөзек салыш” уены балаларда зур кызыксыну уятты.

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

Бүген коррупциягә каршы көрәш иң мөһим дәүләт бурычларының берсе булып тора. Коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәсе дәүләт һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгына бәйле. Төрле яшьтәге халыкның коррупциягә каршы карашын формалаштыруда мөһим компонент булып мәдәният йортында агарту эшенең потенциалын куллану тора.18 июль көнне бистәдә яшәүчеләрдә коррупциягә каршы караш формалаштыру максатыннан Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре  «Коррупциягә-юк!» дигән акция уздырылды .Оешмаларда ,шулай ук безнең бистә халкы арасында коррупциягә каршы көрәш буенча белешмәлекләр таратылды.Белешмәлекләрдә «Коррупциягә каршы көрәш турында» гы законны бозган өчен җинаять җаваплылыгы, шулай ук коррупция фактлары турында хәбәр итәргә «Кайнар линия»телефоннары турында кыскача мәгълүмат бирелде. Бу коррупциягә каршы агарту , халык арасында хокукый аңның үсүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

17 июльдә Россиядә «Бердәм фольклор көне» бәйрәме билгеләп үтелә, бу бәйрәм Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Бу көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре өлкәннәрне фольклор сәгатенә чакырдылар. Ә фольклор нәрсә ул?.. Бу-шаяртулар, өстәмәләр, чакырулар, җырлар, әкиятләр, кыскача сөйләмнәр, уеннар, хорводалар. Бәйрәм кунаклары фольклор иленә станцияләр буенча киттеләр: «Акыл өчен табышмаклар», « Халык әкиятләре», « Халык тамаклары», «Халык мәкальләре һәм әйтемнәре». Уен кагыйдәләре белән таныштырдык һәм халык уеннары уйнадык: горелки, йөзек салыш, яулык салыш. Дәртле, күңелле такмаклар һәм халык җырларын башкардылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

2023 елның 23 июлендә Яңа Мичән авыл мәдәният йорты" Шифа - аяк астында (миллек бэйлэу йоласы) миллекләр ясау буенча фольклор-йола бәйрәме үткәрде. Кышка каен миллекләре әзерләү һәм миллекләр өчен дару үсемлекләре җыю күрсәтелде. Шулай ук каен миллекләренең сәламәтлек өчен файдасы һәм аларны мунчада ничек дөрес куллану турында сөйләделәр. Гармунга кушылып җырлар җырладылар, татар халык уеннары уйнадылар. Бәйрәмчә бизәлгән чәй өстәле артында тәмле үлән чәе белән сыйландылар, уеннар уйнадылар, яшьлекләрен искә төшерделәр. Шулай ук кунакларны татар милли ризыгы - балеш белән сыйладылар.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

23 июльдә Лесхоз СДК, Чабья Чурчинский, Тенекеевский СК, Кызыл-Мешинский , Евлаштауский , Бигенеевский, Юлбат,Старомичанский ,Верхнесиметский СДК хезмәткәрләре көче белән «Ябалакта кунакта» туристлык маршруты буенча театральләштерелгән экскурсия оештырыла. Әкияттәге тамашаны "Нарат"спорткомплексының фигуралы шуу буенча спорт лагеренда катнашучылар карады

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International