Каюм Насыйри галим — мәгърифәтче, тарихчы — этнограф, тел белгече, язучы. Гуманитар фәннәрнең төрле тармакларын үстерүгә өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала. Ул татар телен үстерү һәм аны рус теле белән якынайту өчен күп нәрсә эшләгән, чөнки ике теллелекне үз халкының мәдәнияте чәчәк атуына ачкыч дип санаган. Ул грамматика, фонетика, тарих, физика, анатомия, гигиена, математика һәм хәтта кулинария буенча хезмәтләр авторы булган. Мәгърифәтче сүзлекләр төзегән һәм татарларның лексиконын яңа терминнар белән баетырга омтылган. Ул татар халкының мәдәнияте нигезен тәшкил иткән әкиятләр, шигырьләр, әйтемнәр, гореф-гадәтләр һәм йолаларның зур коллекциясен туплый. 20 июльдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре “Каюм Насыйри мирасы" дигән әңгәмә уздырдык, балаларны биографиясе, язучы һәм һөнәрче буларак күпкырлы таланты, иҗаты белән җентекләп таныштырдык. "Каюм Насыйри мирасы" китап күргәзмәсе, китапханәдә булган бөек мәгърифәтче китаплары белән таныштырдык.